Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа поселогында 25 декабрь көнне Тукай районының төп чыршысы утларын кабызды. Көтеп алынган бу бәйрәмгә авыллардан, Чаллы шәһәреннән күпләп кунаклар килде. Тукайлыларның быел шатланып Яңа елны каршы алырлык, горурланырлык хезмәт җиңүләре байтак булды. Быел районыбыз оешуга да 45 ел тулды.

Яңа ел чыршысын бизәүгә, бәйрәмгә әзерләнүгә район халкы декабрь башында ук тотынды. Яңа поселогындагы әлеге мәйданчыкны ул көнне әкияти матурлык биләп алган иде. Җемелдәпс янган төрле-төрле утлар, иллюминация, боз таулары, лабиринтлар, шугалак, балалар өчен аттракционнар үзе бер могҗизаи манзара тудырды.
Мәйданда матур, дәртле җырлар яңгырый, биюле күренешләр башланып китә. Балаларның чыгышы бәйрәм атмосферасына тагын да күңеллелек өсти. Ә бит ул кичне кыш үзенең салкыннары белән безне сынады, шуңа карамастан, халык рәхәтләнеп сәхнә тирәли җыелды, кемнәрдер биеде, кемнәрдер кушылып җырлады. «Сәйлән» һәм «Сандугач» вокаль ансамбльләре, «Энҗе» бию коллективы бәйрәмнең яме, нуры булдылар.
Тукайлыларның төп чыршы бәйрәменә быел цирк труппасы үзенең матур чыгышларын алып килгән. Ничек инде алдагы яңа ел Юлбарыс елы булсын да, бәйрәм аларсыз узсын ди. Офелия һәм аның кечкенә юлбарыс балалары чыгышы экранда гына күрсәтелсә дә, алар һәркемне сокландырды. 
Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка Яңа елны каршы алу буламыни? Сәхнә янына кар чанасында аларның килеп җитүе үзе бер кызык булды. Кыш бабай бәйрәм белән котлады, бар кешегә исәнлек-саулык, күп шатлыклар теләде.
Цирк артистлары күрсәткән фаер-шоу, төрле утлар белән уйнау бәйрәм киченә серлелек тә, матурлык та өстәде. Бу әле бәйрәмнең башы гына иде.
Менә фанфаралар яңгырый, алып баручылар сәхнәгә чыга:
– Бүгенге бәйрәмдә сез һәр авыл җирлегеннән килгән әкият персонажлары белән танышырсыз. Балалар атларда, пониларда йөри алачак, Тукай районы үзешчән артистлары концерты тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм белән котлау өчен сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев күтәрелә.
– Хөрмәтле райондашлар, килгән кунаклар, барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән котлыйм. Катлаулы ел булуга карамастан, районыбыз хезмәтчәннәре яхшы икътисадый күрсәткечләргә ирештеләр. Тукай районы быел республикабызда иң күп ашлык җыеп алды. Киләсе елда да армый-талмый, исән-сау эшләргә язсын. Районның төп чыршы бәйрәмен ачык дип белдерәм!
Район җитәкчесе аеруча уңышлы эшләгән авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт хатлары тапшырды. 
Төп чыршы утларын кабызды, аллы-гөлле балкышны тагын да көчәйтеп, майдан түрендә бәйрәм салюты ата башлады.
Районда үткән «Тылсымлы кыш» бәйгесенә дә төп чыршы янында нәтиҗә ясалды. Аның кагыйдәләре буенча, үзең яшәгән өйне, ишегалдын, үз авылыңдагы җәмәгать бинасын яки авыл уртасындагы күңел ачу мәйданчыгын матур итеп бизәргә, кардан сыннар ясап куярга кирәк иде.
«Үз хуҗалыгын иң яхшы бизәүче» номинациясендә җиңүче исеменә Калмаш авылыннан Халидә Хәмидуллина лаек булды. Аңа диплом һәм сертификат тапшырылды. Урам мәйданын матур бизәгән өчен беренче урынны Круглое Поле поселогы алды. Махсус комиссия авылларда йөреп, чагыштырып, нәкъ менә Круглое Поледагы бәйрәм бизәлешенә югары бәя бирде. Икенче урын Иске Абдулга, өченче урын исә Яңа Бүләк авылына насыйп булды. Җиңүчеләрнең барысына да бүләкләр тапшырдылар.
Төп чыршыны ачу бәйрәме бик күркәм оештырылган иде. Халык сәүдә рәтләреннән җаны теләгән ризыкларны, тәм-томнарны алып сыйланды, кайнар чәй эчте, шашлык ашады. Бала-чага гына түгел, олылар да чанада, тауда шуды. Суык булуга карамастан, гармун күтәреп килгән кешеләр дә юк түгел иде, халык рәхәтләнеп, җырлап-биеп күңел ачты.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев