Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре янына чыктык

Икмәк булса, җыр да була, дигән әйтем халыкта элек-электән үк килгән. Чыннан да, тамагың тук икән, дөнья да матур күренә. Бүген районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре нәкъ менә халыкны икмәкле итү өчен көнне төнгә ялгап кырлардан уңыш җыялар. Без алар алдында башыбызны иябез, олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Авыр хезмәтләрен бераз гына булса да җиңеләйтү, комбайнчы-механизаторларны, машина йөртүчеләрне, ындыр табакларында эшләүчеләрне рухи азык белән тәэмин итү максатыннан, безнең агитбригада һәрдаим кырларга чыга. Бу юлы без «Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында һәм ындыр табагында эшләүчеләр янына бардык. Кыска гына төшке яллары вакытында аларга матур җырларыбызны җырларга, күңелгә үтеп керә торган шигырьләр сөйләргә өлгердек. Хезмәткәрләрнең кәефләре тагын да күтәрелде, безгә рәхмәтләрен әйтеп калдылар. 

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев