Тамара Тузеева автор яңалыклары
-
Автомобильсез бер көн
Күптән түгел бөтендөнья күләмендә «Автомобильсез бер көн» билгеләп үтелде. Бу акция бары бер көн булса да машиналардан баш тартып, юлда җәяү яисә велосипедлар белән йөрергә чакыра. Автомобильләрнең артык күп булуы атмосфераның пычрануына һәм биосфераның җимерелүенә китерә, дип белдерәләр оештыручылар.
-
Территорияне чистарттык
Россия күләмендә игълан ителгән «Чисталык көне» кысаларында Кнәз авыл җирлегенең «Яшел патруль» һәм «Волонтер» клуб берләшмәләре җирлек территориясен тәртипкә китерү буенча «Поселок чәчәк атсын» дигән чара уздырдылар.
-
Бал Спасын бәйрәм иттеләр
Август – елның иң мул ае, уңыш җыю чоры. Шушы айда Спас бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәләр. Аның беренчесе – Бал Спасы. Бу матур чара Кнәз авыл җирлегендә дә уздырылды.
-
«Хөрмәтуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре янына чыктык
Икмәк булса, җыр да була, дигән әйтем халыкта элек-электән үк килгән. Чыннан да, тамагың тук икән, дөнья да матур күренә. Бүген районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре нәкъ менә халыкны икмәкле итү өчен көнне төнгә ялгап кырлардан уңыш җыялар. Без алар алдында башыбызны иябез, олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
«Объектив» кабат игенчеләр янына барды
«Кама-Бекон» җәмгыяте басуларында урып-җыю эшләре көннән-көн киң колач ала бара. Безнең мәдәният хезмәткәрләре дә игенчеләрнең эшләре уңай барсын өчен үзләреннән өлеш кертәләр – алар кырга чыгып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә матур чыгышларын бүләк итәләр.
-
Десантчылар митингка гаиләләре белән килгән иде
Һава-десант гаскәрләре күптән түгел һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел ул Россиядә 88нче мәртәбә уздырылды. Кнәз авыл җирлегендә дә бу датаны ел саен искә алалар.
-
«Кама-Бекон» хезмәткәрләре спортта көчләрен сынады
«Кама-Бекон» җәмгыяте хезмәткәрләре узган атнада Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында физик яктан көчләрен сынады. Биредә әлеге предприятиенең оешу көне уңаеннан спартакиада үткәрелде.
-
«Айбагыр» Кашкатауга кунакка барды
«Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты каршында эшләүче «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы янындагы Кашкатау итәгендә үткәрелгән Питрау бәйрәмендә булып кайтты.
-
Балык тоту җиңел эш түгел
Әлеге шөгыльне яратучыларның үз көннәре дә бар – Бөтендөнья балыкчылар көнен 27 июньдә билгеләп үтәләр.
-
«Татарстан» поселогында бәйрәмгә өлкәннәр дә килде
«Татарстан» совхозы поселогында Яшьләр көнен ел саен үткәрәбез. Ләкин быел ул аеруча зур масштабта узды. Поселоклылар белән бергә Иске Абдул, Шилнәбаш, Сәмәкәй, Сәет, Мерәс авылларының мәдәният хезмәткәрләре бергәләп әзерләде бәйрәмне.
-
«Хәтер шәме» кабыздылар
Кнәз авыл җирлегендә Хәтер көнендә, һәр елдагыча, митинг уздырылды.