Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык тоту җиңел эш түгел

Әлеге шөгыльне яратучыларның үз көннәре дә бар – Бөтендөнья балыкчылар көнен 27 июньдә билгеләп үтәләр.

Кнәз авыл җирлегендә бу бәйрәмне быел да һәрвакыттагыча, бик тә кызыклы, истә калырлык итеп үткәрделәр. Балык тотарга яратучылар ул көнне иртәнге сәгать 7гә үк Сосновый Бор поселогындагы елга янына җыелдылар. Анда балалар, үсмерләр һәм яшьләр арасында иң оста балыкчыны ачыкладылар. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр 13 кешегә тулды. Барысы да зур кызыксыну һәм дәрт белән елга буена тезелеп утырдылар. Беренче балыкны сигез ел стажлы балыкчы Кирилл Валентинов эләктерде. Озак кына ярышканнан соң, барлык нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде. «2018 елның иң яхшы балыкчысы» исеменә биш елдан артык бу эш белән шөгыльләнүче Алексей Смаев лаек булды. Аңа диплом һәм электр чәйнеге бүләк ителде. Икенче урын Даниил Смаевка, өченче урын Артём Стрелковка бирелде. Алар да дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Катнашучыларның калганнарына да, бәйрәм истәлеге итеп, бүләкләр тапшырылды. Балыкчыларның барысы да бәйрәмнән канәгать булып таралышты.

Тамара Тузеева фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев