Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильсез бер көн

Күптән түгел бөтендөнья күләмендә «Автомобильсез бер көн» билгеләп үтелде. Бу акция бары бер көн булса да машиналардан баш тартып, юлда җәяү яисә велосипедлар белән йөрергә чакыра. Автомобильләрнең артык күп булуы атмосфераның пычрануына һәм биосфераның җимерелүенә китерә, дип белдерәләр оештыручылар. 

Кнәз авылында да, узган елдагыча, бу акциягә кушылдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Яшел патруль» берләшмәсе вәкилләре «Автомобильсез бер көн» дип аталган экологик чара уздырдылар. Бу көнне җирлектә яшәүчеләр, автомобильләрдән баш тартып, самокатта, роликларда, велосипедларда эшкә бардылар. Бу көн турында без поселок халкына алдан ук хәбәр иттек. Акция көнендә иртәдән үк халыкка брошюралар таратылды. Автомобильсез йөрүчеләр ул көнне кечкенә бүләкләргә дә ия булды.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X