Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Десантчылар митингка гаиләләре белән килгән иде

Һава-десант гаскәрләре күптән түгел һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел ул Россиядә 88нче мәртәбә уздырылды. Кнәз авыл җирлегендә дә бу датаны ел саен искә алалар.

Митингта бакчага йөрүче балалардан башлап иң өлкән яшьтәгеләргә кадәр катнашты. Җирлектә шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары да шактый, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр дә байтак. Алар барысы да митингка килгән иде. Бу бәйрәм «Татарстан» совхозы поселогында инде гаилә бәйрәменә әйләнә бара – десантчылар анда гаиләләре белән килә. Десантчыларның берсе – Михаил Еромасов үзенең хезмәт иткән елларын искә алды, яшь буынны Ватанны яратырга чакырды. 
Һәрвакыттагыча, һәйкәлгә чәчәкләр салынды, бер минут тынлык игълан ителде. Соңыннан десантчылар җирлекнең Хәрби дан музеенда булдылар.

Тамара Тузеева фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X