Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Айбагыр» Кашкатауга кунакка барды

«Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты каршында эшләүче «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы янындагы Кашкатау итәгендә үткәрелгән Питрау бәйрәмендә булып кайтты.

Әлеге коллективның бу бәйрәмдә беренче генә катнашуы түгел. Бу юлы да аларны зәйлеләр бик җылы итеп каршы алды. Безнекеләр, үз чиратларында, Питрау кунаклары алдында матур итеп чыгыш ясадылар. Ансамбль башкарган керәшен җырлары тамашачыларның көчле кул чабуларына күмелде. Бәйрәмнән истәлекле бүләк – чәй сервизы белән кайтты коллективыбыз. 
Кашкатау итәгендәге быелгы бәйрәм, һәрвакыттагыча, бик күңелле узды. Без татар эстрадасының танылган җырчылары Вера Васильева, Зөлфия Шакирова, Светлана Минеева, Вадим Захаров, Владимир Васильев, Илсөя Бәдретдинованың һәм башкаларның чыгышларын тыңлый алдык. 
Бәйрәмдә һәр елдагыча Питрау чибәре билгеләнде, «Питрау квасы», «Питрау себеркесе», «Иң үзенчәлекле квас ашы», «Иң халыкчан балык ашы» кебек кызыклы бәйгеләр үткәрелде, спорт уеннары оештырылды.

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев