Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Кама-Бекон» хезмәткәрләре спортта көчләрен сынады

«Кама-Бекон» җәмгыяте хезмәткәрләре узган атнада Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында физик яктан көчләрен сынады. Биредә әлеге предприятиенең оешу көне уңаеннан спартакиада үткәрелде. 

Спорт ярышларында биш команда катнашты. Җитәкчелек составы – «Топик», сую һәм итне эшкәртү цехында эшләүчеләр – «Академия мяса», Сосновый Борда яшәүче хезмәткәрләр – «Дуслык», комсомолецлылар – «Вымпел», инженер-техник хезмәткәрләр «Технари» командаларында көч сынаштылар. Алар пневматик винтовкадан аттылар, гер күтәрделәр, өстәл теннисы, бадминтон уйнадылар, турникта күтәрелделәр, кул белән идәннән күтәрелделәр, канат тарттылар, кул көчләрен сынадылар. Спорт ярышлары Кнәз мәдәният йорты коллективы оештырган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: «Академия мяса» – беренче, «Дуслык» – икенче, «Топик» өченче урынны алды. Командалар кубоклар, грамоталар, медальләр белән бүләкләнде. Аларга татлы күчтәнәч – торт та бирелде. Җанатарларга да баллы-татлы күчтәнәчләр таратылды.

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев