Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халкым өчен файдалы хезмәттә

Мин үзем бервакытта да кул кушырып утырмадым. Һәрвакыт хәрәкәттә. “Соңгы вакытларда кайда югалдың?,” дип сорыйлар миннән. Мин Тукай муниципаль районында “Ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидлар җәмгыяте” рәисе вазыйфаларыннан үз теләгем белән киткәч, күпләр язмышым белән кызыксыналар. Әйе, районыбыз авылларында үз кеше булып беткән идем, күпләргә ярдәм иттем.

Хәзер мин Чаллы шәһәрендә хезмәт итәм. Тормыш юлымны да армия сафларыннан кайткач, гигант КАМАЗ заводлары төзелә башлаган елларда шәһәрдә башладым. КамАЗ спорт клубы бар иде. Шунда тренер булып эшләдем. 1980 елда Чаллының Автозавод районы буенча физкультура-спорт комитеты рәисе вазыйфасына чакырдылар. Анда эшне яхшы алып бардым. 
1985 елдан 2006 елга кадәр күрше Менделеев районында спорт бүлеген җитәкләдем. Шул чорда анда спорт буенча күп уңышларга ирешелде.
Безнең хезмәтне күреп, республикабызның спорт министрлыгы, Кама аръягы төбәгенең милли спорт һәм уен төрләре федерациясен оештыруны йөкләде һәм миңа аны үземә тартып барырга туры килде. Федерация составына ун район һәм шәһәр керүе аеруча җаваплылык өстәде. Яр Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Сарман районнары спорт-культура комитетлары белән кулга-кул тотынып эшләдек. Бүгенге көндә федерация эшен республикабызның Юстиция министрлыгы күзәтчелек итә. Быел октябрь аенда федерациянең эшен җанландыру, дәвам итү буенча конференция булды. Шунда Кама аръягы районнары, шәһәрләре физкультура-спорт федерациясе рәисе итеп кабат мине сайладылар. Алда зур эшләр- спортның 15 төре буенча кышкы һәм җәйге спартакиадаларны үткәрү бурычы тора. 
Әле бу федерациядән тыш Чаллыда спорт ветераннары советы да төзелде. Анда мине җитәкче итеп ветеран спортчылар тәкъдим иттеләр, мин кире какмадым. Шулай итеп мин –Мәүлетҗан Хисамиев, дәрәҗәле ике билгеләнүне кабул иттем.
Бу эшләрне башкарганда үземнең көчемне милли спорт төрләрен үстерүгә бирәчәкмен. Татарча көрәш, гер күтәрү кебек спорт төрләре белән шөгелләнүче яшьләр дә, өлкән кешеләр дә районнарда, шәһәрләрдә шактый. Аларга ярдәм итү изге бурыч. Аллага шөкер, кешеләрне, спортны яраттым. Тагы халкым өчен файдалы хезмәтләр башкарачакмын.  
Мәүлетҗан Хисамиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев