Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнәдә заманча яңа ФАП ачылды

Авылда медпункт булу олы бәхеттер ул. Авырып киткән очракта да, көнкүрештә нидер эшләгәндә бармагың киселсә дә шунда йөгерәбез. Соңгы елларда салада яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, республика җитәкчелеге саллы эшләр башкара. Шуларның берсе – фельдшер-акушерлык пунктлары төзү. «Татарстанда 2025 елга кадәр сәламәтлек саклау тармагын үстерү» республика программасы кысаларында ел саен авылларда уңайлы ФАПлар ачылу әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. 

Кече Шилнә авылында да менә шундый заманча медицина пункты сафка басты. ФАП төзелешенә 5 млн 320 мең сум акча җәлеп ителгән. Мәйданы – 83,3 квадрат метр. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар бүлмәләре урнашкан. Пунктка инде суы да кертелгән, канализациясе дә бар, җылылык белән тәэмин итүче аерым котельный да ясалган. Пациентларның куркынычсызлыгын күздә тотып, янгын сигнализациясе, видеокамералар да урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус та каралган.
Фельдшер-акушерлык пунктын тантаналы ачу чарасында район башлыгы Фаил Камаев, район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов, Яр Чаллы хакимияте сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Новиков, җирле депутатлар катнашты.
– Элеккеге медпункт бинасына суны чиләк белән ташырга туры килә иде. Бинаны күмер яки утын ягып җылыттылар, бәлкем ул вакытларда бу яхшы булгандыр, хәзер замана да, шартлар да башка. Без табиблар һәм укытучылар өчен эш шартларын уңайлы итәргә бурычлыбыз, – дип башлады сүзен район башлыгы Фаил Камаев. – Әле Кече Шилнә һәм Олы Шилнә авыллары халкын сөендереп, табиблык амбулаториясе, балалар бакчасы һәм мәктәп тә төзергә планлаштырабыз. Моның өчен 23 гектар җир бүленеп бирелде. Балаларны шәһәргә мәктәпкә йөртү бик кыен, үзебездә укыту мөмкинлеген тудырачакбыз.
Фаил Камаев коронавирус белән булган вазгыятькә тукталып, авыл халкын вакцина ясатырга чакырды, ул бу явыз чирне бары тик прививка куйдырып кына җиңеп була дип ассызыклады. Район башлыгы Кече Шилнә халкын фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән тәбрик итте.
Районы үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов та котлау сүзләрен җиткерде. Ул да бүгенге катлаулы чорда сәламәтлеккә аерата игътибарлы булырга чакырды. Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Новиковның чыгышында да шул ассызыкланды.
Авыл халкы исеменнән хезмәт ветераны, күп еллар балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Тәнвирә Герасимова чыгыш ясады.
– Республика җитәкчелегенә, президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, сезгә, Фаил Мисбахович, фельдшер-акушерлык пунктын кыска гына вакытта төзеп, файдалануга тапшыругыз өчен зур рәхмәт! – диде ул.
Кече Шилнә фельдшер-акушерлык пунктында шәфкать туташлары һәм фельдшер Гүзәл Сафина эшли. Гүзәл ханым тәҗрибәле белгеч, ул инде авылда хөрмәт казанган, күпләрнең гомерен саклап калган, үз һөнәренең чын остасы. Бу яктан авыл халкы бәхетле. Яңа ФАП янында дәүләт программасы буенча бирелгән автомобиль тора, аның өчен дә рәхмәтле кечешилнәлеләр. Хәзер авыруларны тиз арада дәваханәләргә илтү проблема түгел.
Район җитәкчеләре һәм килгән кунаклар фельдшер-акушерлык пунктының эченә дә кереп карадылар, андагы заманча җиһазлар белән таныштылар. Барысына да уңай бәя бирелде. 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев