Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында тукайлылар да катнашты

Үткән атнада Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IV җыены үтте. Әлеге чарада районыбыз фермеры Минталип Миңнеханов та катнашты. Җыенда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшмәкәрләрне борчыган һәртөрле мәсьәләләр күтәрелде, аларның мәнфәгатен тулырак яктырту турында сүз барды. Моннан кала, җыенда катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм авыл хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яктан тикшергәннән...

Үткән атнада Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IV җыены үтте. Әлеге чарада районыбыз фермеры Минталип Миңнеханов та катнашты. Җыенда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшмәкәрләрне борчыган һәртөрле мәсьәләләр күтәрелде, аларның мәнфәгатен тулырак яктырту турында сүз барды. Моннан кала, җыенда катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм авыл хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яктан тикшергәннән соң җыен резолюциясе кабул ителде. Резолюция авыл эшмәкәрләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү-танытуга, аларны «Чиста су», «Авыл юллары», «Авыл урамнарын яктырту» кебек республика программаларын гамәлгә куюга, авылларда узучы милли бәйрәмнәрне үткәрүгә актив җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
фото http://tokaevo.ucoz.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев