Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда бөтен кеше авыз итәрлек зурлыкта өчпочмак пешермәкчеләр

Казанга туристлар килү арткан заманда, аларның күңелен күрү, игътибарларын җәлеп итү өчен төрле чаралар кулланырга кирәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова җиткерде. «intertat.ru» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, май бәйрәме көннәрендә Казанда, мәсәлән, гастрономия фестивале уздырылачак. Шуңа да...

Казанга туристлар килү арткан заманда, аларның күңелен күрү, игътибарларын җәлеп итү өчен төрле чаралар кулланырга кирәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова җиткерде.

«intertat.ru» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, май бәйрәме көннәрендә Казанда, мәсәлән, гастрономия фестивале уздырылачак. Шуңа да шәһәр рестораннары 1-12 май көннәрендә милли ризыклар белән сыйларга ышандыра.

- 1 май - өчпочмак көне. Шуңа да шәһәрнең бер ресторанында дөньядагы иң зур өчпочмак пешерергә ниятләнелә, - ди Евгения Лодвигова. - Өчпочмак белән һәр теләгән кеше сыйлана ала.

Сүз уңаеннан, өчпочмак пешерергә әзерләнүчеләр, аны моңа кадәр күрелмәгән зурлыкта әзерләп, Россия Рекордлар китабына кертү турында хыяллана.

Реклама

Фото http://www.scripto.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X