Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Казан ярминкәсе»ндә Борды укучысы үз экспонатын тәкъдим итте

Башкалабызда эшләп килүче «Казан ярминкәсе»ндә Татарстан Республикасының җитәкчелеге катнашында «Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар - 2013» дип аталган халыкара фәнни-техник конференция үткәрелде. Әлеге конференция кысаларында «Машина төзелеше. Металл җитештерү, аны эшкәртү. Казан» дип исемләнгән халыкара махсус күргәзмә дә оештырылды. Бу күргәзмәнең катнашучысы буларак районыбызның Борды мәктәбе V сыйныф...

Башкалабызда эшләп килүче «Казан ярминкәсе»ндә Татарстан Республикасының җитәкчелеге катнашында «Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар - 2013» дип аталган халыкара фәнни-техник конференция үткәрелде. Әлеге конференция кысаларында «Машина төзелеше. Металл җитештерү, аны эшкәртү. Казан» дип исемләнгән халыкара махсус күргәзмә дә оештырылды. Бу күргәзмәнең катнашучысы буларак районыбызның Борды мәктәбе V сыйныф укучысы Григорий Утяшов катнашты. Укытучысы белән алар күргәзмәдә тупас азык өчен йөк төяү җайланмасын тәкъдим иттеләр. Әлеге экспозициянең яхшы якларын Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов уңай бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция