Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кай арада мәчетне яңартканнар?!

Авылның үзәк урамына чыксам исем китте. Сөбханалла, диеп куйдым соклануымнан. Кай арада мәчетебез коймасын яңага алыштырганнар да, мәчет алдына киң, матур итеп асфальт юл җәеп куйганнар?.. Үз-үземә сорау биреп, матурлыкны фотога төшереп торганда мәчет капкасыннан Мөдәфис хәзрәт үзе дә күренде, сорауларымны аңа бирдем.

– Дөньяны изгелек яшәтә бит. Синең бит ул турыда бик тә дөрес язылган шигырең дә бар. Иҗат кичәң дә «Изгелек яшәтә дөньяны» дип аталган иде. Бу бик дөрес! Безнең авылдашлар арасында да бар андый киң күңелле, юмарт, җылы куллы, алтын йөрәкле кешеләр! Менә бу матур таш юлны салуда Өлфәт Барый улы Гыйльманов белән аның тормыш иптәше Сәрия ханым матди ярдәм күрсәтсә, матур калай коймаларны сатып алырга акчаны авылдашыбыз, мәчетебезгә, авылдашларга һәрчак хәерхаһлы Рафис Вәли улы Мостафин бирде. 
– Әле мәчет эчен дә матур, уңайлы зур диваннар белән җиһазлагансыз?
– Әйе, мәчеткә йөрүчеләргә уңайлы булсын дип уйладык та мәчеттә җыелган хәер акчаларына сатып алдык җиһазларны, – диде Мөдәфис хәзрәт.
Сокланмаслыкмыни? Чыннан да, изгелек яши тирәбездә, изгелек күңелләрне күтәрә, изгелек өмет уята.
Матди ягы бер, ә бит ул биргән акчаларга чималын сатып алырга, эшләргә дә кирәк. Бикләнлеләр анда да актив һәм бердәм. Бу саваплы эшләргә өлеше кергән һәркемгә Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре яусын. 
Безнең мәчет – бөтен авылыбызның йөзен ачып торучы изге йортыбыз. Анда кеше күбрәк тартылган саен, иман, әдәплелек тәрбиясе дә артыр. Мөдәфис хәзрәт эшне оештыручы да, матди чыгымнар артыннан йөрүче дә. Халык хөрмәтен казану җиңел эш түгел, ул аны тырыш хезмәте белән яулады. Авыл бит ул зур бер гаилә кебек – бар да күз алдында. Бикләнебез, авылдашларыбыз турында һәрчак шундый яхшы хәбәрләр генә килеп торсын, дип телим мин. 
Рәзинә Сәетгәрәева.
/ Фотолар автордан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев