Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар йортында эвакуация булды

Хәвефле хәлләр булмасын өчен чарасын күрергә, ә инде андый хәл килеп чыккан очракта кешеләрне, бигрәк тә башкалар ярдәменә мохтаҗларны коткаруга әзер тору безнең бурычыбыз. Шул максатта, Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эвакуация тренировкасы үтте. Чарада авылдагы янгын сүндерү посты хезмәткәрләре катнашты. Интернат-йортта эшләүчеләрнең бурычы анда яшәүчеләрне чыгару, матди...

Хәвефле хәлләр булмасын өчен чарасын күрергә, ә инде андый хәл килеп чыккан очракта кешеләрне, бигрәк тә башкалар ярдәменә мохтаҗларны коткаруга әзер тору безнең бурычыбыз. Шул максатта, Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эвакуация тренировкасы үтте. Чарада авылдагы янгын сүндерү посты хезмәткәрләре катнашты. Интернат-йортта эшләүчеләрнең бурычы анда яшәүчеләрне чыгару, матди байлыкларны саклап калу, сүндерүчеләр килгәнче янгынны туктату һәм зыян күрүчеләргә табибка кадәр ярдәм күрсәтү иде. Хезмәткәрләр бу эшләрнең барысын да яхшы итеп башкарып чыктылар, дип хәбәр итә Теләнче Тамак янгын сүндерү постының бүлекчә командиры Наил Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев