Калмия авылы китапханәсендә язучылар белән очрашу булды
Калмия авылы китапханәсендә «Гөлгә бизәп гомер юлларын» дип исемләнгән Яр Чаллы шәһәре язучылары - Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова белән очрашу кичәсе узды.
Кичә Айзилә Фәрхетдинова башкаруында «Хәерле көн» җыры белән башланып китте. Факил Сафин авыл халкына китапханәгә йөрү, китап белән дус булу, белем чишмәсен саектырмау, язучылар, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, китап тәкъдим итү кичәләренә йөрү, вакытлы матбугат белән танышып бару кирәклеген әйтте. Сентябрь аенда узачак Президент сайлауларына барырга, исәнлектә, татулыкта яшәвебезне теләде. Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова үзләренең тормыш юлларын, бала чакларын, КамАЗ төзелешендә хезмәт итүләренә тукталып, иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәчеләр - Яңа поселогыннан Ландыш Шәрапова, Калмия авылыннан Альмира Гыйльфанова, Казаклар авылыннан Алсу Гарипова Әлфия Ситдыйкованың «Язучы Факил Сафинга», «Хәтер яулыгы», Сирень Якупованың «Йолдыз булып, йолдыз сүнә» шигырьләрен укып үттеләр. Калмия мәктәбе укучылары «Татар кызлары» биюен башкарды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев башкаруында «Бер вакыт кына», «Гомер буйлап барам», Калмиядә яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Зөләйха Закирова сүзләренә язылган «Яфрак» җырларын тамашачыларга җиткерде. Тамашачылар «Әдәбият», «Парк һәм скверлар» елы уңаеннан оештырылган, шулай ук «Сайлауларны каршылап» күргәзмәләре, китапханә, музей белән таныштылар, презентация карадылар.
Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган кичәдән Калмия авыл халкы шатлык хисләре кичереп җырлап та, елап та алды. Язучыларның китапларын үзләрендә булдыру бәхетенә дә ирештеләр.
Кичәдә катнашкан балалар Йолдыз Шәрипованың «Каен алмасы» китабы белән бүләкләнделәр, Факил Сафин алып килгән «Көмеш кыңгырау» газетасы да күңелләренә хуш килде. Бәйрәм ахырында исә истәлеккә фотога төштеләр, дип хәбәр итте район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының баш библиографы Гүзәл Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев