Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калфак киябезме?

Бер киртә дә безгә чыдамас, Дулкын тау булып без берләшсәк. Җилләр тик көч-куәт өстәрләр, Бер учак булып без дөрләсәк. Рәфикъ Юныс Калфак киябезме? Татар милләтенең йөзен билгеләүче милли кием -калфак чигү серләренә төшенергә теләүче гүзәл затлар-Күзкәй, Калмаш, Югары Байлар, Иске Байлар, Яңа бистә, Сарайлы, Гәрдәле , Калмия, Таулар авылларыннан килгән...

Бер киртә дә безгә чыдамас,
Дулкын тау булып без берләшсәк.
Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,
Бер учак булып без дөрләсәк.

Рәфикъ Юныс

Калфак киябезме?


Татар милләтенең йөзен билгеләүче милли кием -калфак чигү серләренә төшенергә теләүче гүзәл затлар-Күзкәй, Калмаш, Югары Байлар, Иске Байлар, Яңа бистә, Сарайлы, Гәрдәле , Калмия, Таулар авылларыннан килгән иң булдыклы мәдәният хезмәткәрләре "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә калфак чигү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Калфак чигү остасы- Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗановадан мастер- класс алдылар.
Ләйсирә ханым калфак тегү, чигү буенча шактый гына тәҗрибә туплаган шәхес. "Мин үземне белгәннән бирле тегәм, чигәм. Кечкенә чакта әни алып биргән энә белән төрле рәсемнәр чигүдән башлаган идем, хәзер инде бу иң яраткан һөнәремә әверелде,-ди остаз. Татарлык безнең каныбызга сеңгән, милли киемнәребезнең һәр бизәге күңелгә ятышлы. Калфакларыбызны гына карагыз, бер генә халыкта да андый матур калфак юк бит,-ди Ләйсирә ханым. Татар хатын-кызы киеменең иң күркәм өлеше булып саналган калфак тегү, чигү осталыгына өйрәтүне максат иткән бу чара әле беренче тапкыр гына уздырыла. Калфак-түбәтәй чигү җиңел түгел, ефәк җепләр, вак сәйләннәр белән эшләү өчен күпме сабырлык, игътибарлылык һәм осталык таләп ителә. Җаен да белергә кирәк. Бүген очрашуга килгән кызлар гади генә тукымалардан калфак ясау технологиясен, чигү үрнәкләрен өйрәнделәр, калфакны тегә дә башладылар.
Катнашучылар чарадан бик канәгать булып, Ләйсирә ханымга олы рәхмәтләрен юллап, кабат җыелышырга сүз куешып таралыштылар.
Мондый дәресләр, тәҗрибә уртаклашу дәвамлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев