Кайгыртучанлык белән
Иштирәк авыл җирлегендә 308 пенсионер исәпләнә.
- Өлкәннәр үз бәйрәмнәрен түземсезлек белән көтәләр. Беркемне дә онытмаска, барысын да хөрмәт итәргә тырышабыз, шуңа күрә башта бездә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр исемлеген төзибез. Безнең картлар иң игътибарлы карашка лаек, - диде җирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллина.
Күпьеллык традиция буенча эшмәкәр Равил Миңнехуҗин өлкәннәргә күчтәнәчләр алу өчен иганә ярдәме күрсәтә. Ялгыз әби-бабайлар өчен авыл җирлеге депутаты, Түбән Кама эшмәкәре Егор Демидов тарафыннан «Якты юл» район газетасына өлкәннәрне яздыру күркәм традициягә әверелде.
Иштирәктә 1 октябрьдә балалар сәнгать мәктәбендә өлкәннәр декадасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Авыл фельдшерлары Айлия Гәрәева, Алия Каюмова, Ирина Зайцева ун көн дәвамында һәр пенсионерның хәлен белешеп чыгачаклар, кирәк икән ярдәм күрсәтәләр. Ә озак еллар бюджет өлкәсендә эшләүче өлкәннәр өчен «Оста куллар» түгәрәге әгъзалары төсле картон һәм кәгазьдән открыткалар әзерләделәр..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев