Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадастр инженерларының яңа оешмасы төзелде

Күптән түгел республиканың кадастр тармагында яңа оешма барлыкка килде. Сүз "ТР кадастр инженерлары берләшмәсе" коммерциянеке булмаган үзкөйләнешле партнерлык оешмасы турында. Берләшмә ТР буенча Росреестр идарәсе һәм "Росреестрның федераль кадастр палатасы" ФДБУ, шулай ук ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һ.б. дәүләт структуралары ярдәмендә төзелде.

Оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше - берләшмә әгъзаларына төрле яклап ярдәм итү. Бу максаттан кадастр тематикасы буенча укулар, практик семинарлар оештырыла. Кадастр инженерлары өчен укулар түләүсез үтә. Семинарлар әңгәмә рәвешендә, бик җанлы уза. Яз-җәй айларында шундый өч семинар үтте, аларда ызанлау һәм техник планнарны әзерләү, инженерлар эшчәнлегендә заманча программалар куллану, кадастр органнары документларын электрон юл белән генә йөртү кебек темалар күтәрелде.

Болардан тыш, киләчәктә геодезик җайланмалар һәм электрон программалар белән тәэмин ителешне яхшырту, кадастр инженерлары эшчәнлеген норматив-хокукый яктан яклау, аларның мәнфәгатьләрен дәүләт органнары, эш бирүчеләр һәм заказчылар алдында яклауны үстерү күздә тотыла. Кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмасын төзү республикада бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыруга, эшнең нәтиҗәсен күтәрүгә булышыр дип көтелә. Шулай ук кадастр хезмәтләренең эре заказчылары булган муниципалитетлар белән эшләүдә алга китеш булыр дип планлаштырыла.

Кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмасы структурасында контроль органнары да бар. Ревизия комиссиясе, Күзәтчелек советы, дисциплина һәм контроль комиссиясе эшли. Аларда шикаятьләр карала, оешма әгъзалары эшчәнлеге тикшерелә, аларга карата административ чаралар күрелә. Моннан тыш, аерым очракларда заказчылар һәм башка затлар алдында кадастр инженерларының милек җаваплылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән компенсация фонды төзелде.

Кадастр инженерларының клиентлары булып татарстанлыларның төп өлеше һәм, нигездә, барлык юридик затлар тора, шуңа бәйле рәвештә партнерлык оешмасының эшчәнлеге социаль яктан бик әһәмиятле санала һәм кадастр инженерларының гына түгел, заказчыларның да мәнфәгатьләрен яклауга, алар өчен бердәм һәм үтә күренмәле кагыйдәләр булдыруга юнәлдерелгән. Бу кадастр эшчәнлегендәге бәхәсле очракларга чишелеш табарга, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Искәрмә

Татарстанда 500дән артык кадастр инженеры халыкка хезмәт күрсәтә. Партнерлык оешмасында 158 инженер исәпләнә. Әлеге һөнәр ияләрен берләшмәгә кабул итү дәвам итә.

Татарстан Республикасы кадастр инженерлары берләшмәсенең юридик адресы: 420059, ТР, Казан шәһәре, Оренбургский тракты, 8а йорты. Чынлыктагы адресы: ТР, Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 100нче йорт. Тел: 8-987-262-94-04. e-mail: np-okirt@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР кадастр инженерлары берләшмәсе rадастр инженерлар