Кабатланмас безнең сөюләр
2015 ел - Әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда һәм авыл китапханәләрендә бик күп чаралар уздырылды. Күптән түгел Круглое Поле поселогының мәдәният йортында районкүләм чара - Гөлүсә Шаһбанның «Кабатланмас безнең сөюләр» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.
Чарага Гөлүсә ханым үзенең тормыш иптәше күренекле җырчы Закир Шаһбан белән килгән иде. Кичәгә районыбыз авыл җирлекләрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез дә чакырулы булды. Матур кичә «Кабатланмас безнең сөюләр» шигырен сәхнәләштерү белән башланып китте. Җыелуыбызның төп сәбәпчесе булган Гөлүсә ханым һәм аның тормыш иптәше Закир Шаһбан сәхнә түренә чакырылды. Гөлүсә ханымның тормыш юлы белән танышып үткәч, аның турында презентация күрсәтелде. Ул автор сүзләренә язылган «Күңелдә әллә ни» җыры белән күркәм үрелеп барды. Кичәдә районыбыз китапханәчеләре - Калмаштан Гөлсинә Салихова, Иштирәк авылыннан Алия Закирова, Казаклар авылыннан Алсу Гарипова, Түбән Суыксу авылыннан Ләйлә Ихсанова Гөлүсә ханымның шигырьләрен укып үттеләр. Гөлүсә Шаһбан да үзе берничә шигырен сөйләп китте. Аның шигырьләре гадилеге, ихласлылыгы белән күңелне тиз арада яулап алырга сәләтле. Челтерәп аккан чишмә агышындагы кебек табигыйлек хас аның шигырьләренә. Гөлүсә ханымның шигырьләрендәге эчкерсезлек, самимилек, алардагы хисләр өермәсе, күңел бик тансыклаган яктылык һәм җан җылысы шигъри дөньяга алып кереп китә. Бу шигырьләрне укып күңел чистара, сафлык белән тула.
Шигырьләреннән Гөлүсә белән Закирны көзге яфрак бураннары уйнаган көннәрдә танышканнар дип аңлыйбыз. Көзге сарылык кебек үзгә бер балкыш белән тулы сөю яктылыгы күп кенә шигырьләрдә чагыла. Кичәдә Гөлүсә ханым Закир Шаһбан белән очрашу тарихын сөйләп киттеләр. Соңыннан мөхтәрәм кунакларыбыз кичәне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр. Закир Шаһбан Гөлүсә ханымның аның исеменнән язган «Гомерем минем тоташ караңгылык» шигырен сөйләп үтте һәм яраткан тамашачысына үзенең җырларын бүләк итте.
Кичә-очрашу ахырында район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гүзәл Шакирова Гөлүсә ханымга һәм аның гаиләсенә рәхмәтен җиткерде һәм иҗади уңышлар теләде.
Альмира Гыйльфанова,
Калмия авылының китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев