Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изгелек аяк астында ятмый

Ил күләмендә, үзе-безнең район күләмендә дә, авылларда да бик күп изге эшләр эшләнә. Матур эшләр турында ишеткәч, күңел сөенә, рәхмәт әйтәсе килә.

Безнең Куады авылына Миләүшә Хәйдәр кызы Фәрдиеваны фельдшер итеп эшкә билгеләделәр. Ул – үз эшенең чын остасы. Олыларга да, балаларга да бик игътибарлы. Авырып китүче булганда, яныннан көне-төне китмичә дәвалый. Дәваханәгә үзе озатып куя, яннарына барып хәлләрен белешеп тора. Исән-сау гына эшләсен дип телибез, чөнки авылыбыз зурая, яшь гаиләләр арта, олы яшьтәге кешеләргә дә фельдшер ярдәме бик кирәк. 
Без, авыл халкы исе-меннән, Миләүшә Хәйдәр кызы Фәрдиеваны «Авыл фельдшеры» программасы буенча авылыбызда эштә калдыруларын сорыйбыз. Җитәкчеләр безне ишетсеннәр иде! 
Безнең Куады авылы егете Рамил Шакир улы тумыштан ук церебраль паралич белән авырый. Районыбыз башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Гаяз улы Ихсанов, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Сәетҗан улы Зариповларның тырышлыгы белән Рамил яңа коляскалы булды. Ул үзе, әти-әнисе, авыл халкы да җитәкчеләргә бик рәхмәтле. 
Авылыбыз урамнарында утлар балкып тора, су, газ проблемалары юк. Юллар ел саен төзекләндерелә. Бу эшләр авыл җирлеге башлыгы Флер Гаяз улы Ихсановның зур тырышлыгы белән башкарыла, зур рәхмәт аңа. 

Авыл халкы исеменнән Илсөя Хәсәншина, Фәимә Вилданова, Фатыйма Таҗетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев