Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июнь башыннан Яр Чаллы – Сарман юлының бер өлеше ремонтка ябыла

Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрыннан, ягъни КБК борылышыннан башлап Сарман юнәлешендә өч километр арада юл тулысынча реконструкцияләнәчәк. Ремонт эшләре 1 июньнән 10 октябрьгә кадәр планлаштырыла. Төзекләндерү вакытында әлеге участок бөтенләй ябылачак. Сарман ягындагы авылларда яшәүче райондашлар бу чорда Сидоровка - Түбән Суыксу - Мусабай Завод, шулай ук М7...

Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрыннан, ягъни КБК борылышыннан башлап Сарман юнәлешендә өч километр арада юл тулысынча реконструкцияләнәчәк. Ремонт эшләре 1 июньнән 10 октябрьгә кадәр планлаштырыла. Төзекләндерү вакытында әлеге участок бөтенләй ябылачак. Сарман ягындагы авылларда яшәүче райондашлар бу чорда Сидоровка - Түбән Суыксу - Мусабай Завод, шулай ук М7 «Волга» трассасыннан Татарстан - Комсомолец - Новотроицкое маршруты буенча йөриячәкләр. Ә КБК борылышына кадәр участок ачык булачак, дип хәбәр итә «Татавтодор» ААҖнең Яр Чаллы филиалы директоры Рәдис Вәсимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев