Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Итне курыкмыйча сатарга була

Ай ярым элек газета битләрендә "Ит һәм ит продукциясе, сөт продукциясе куркынычсызлыгы турында"гы регламент хакында язып узган идек инде. Май башында әлеге регламент гамәлгә керде. Ләкин шуның белән бергә халык арасында аңлашылмаучанлыклар, күп кенә сораулар туды. Иң борчыганы: шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән терлек, кош итен ирекле рәвештә базарларда сату мөмкинме? Яисә...

- Әнсәр Әхәтович, итне базарларга, ярминкәләргә сатуга чыгарганда авыл кешесенә хафаланыр өчен нигез бармы?
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе шушы көннәрдә генә әлеге сорауга аңлатма биреп үтте. Үз шәхси хуҗалыкларында мал асрап аның итен үзләренә туклану өчен кулланган очракта, регламент таләпләре кагылмый дип әйткән идек инде. Сатуга килгәндә, әгәр дә шәхси хуҗалыкта берничә мал тотучылар яисә терлекчелек белән шөгыльләнүче гражданнар өй шартларында җитештерелгән терлек, кош итен, башка төр ит продукциясен сатуга чыгарырга уйлый икән - яңа регламент монда кагылмый. Яңа регламент продукцияне алып бару, саклау, калдыкларын юк итү мәсьләсендә дә биредә йогынты ясамый. Өй шартларында җитештерелгән кош, терлек ите һәм башка ит эшләнмәләрен авыл кешесе рәхәтләнеп сата ала. Әйтик шул ук колхоз базарларында яки ярминкәләрдә.
- Яңа регламент мондый төр ит һәм ит продукциясенә кагылмагач, әлеге ризыкның кеше сәламәтлеге өчен куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителә?
- Һичшиксез, өй шартларында җитештерелгән продукция ветеринария тикшерүе аша уза. Сугымнан соң ит һәм ит продукциясе ветеринар экспертиза аша үтә, аннары продукция кеше өчен куркынычсыз булганда, ветеринар таләпләргә җавап биргәндә аңа келәймә сугалар. Ветеринария оешмасыннан алынган рөхсәт кәгазеннән башка, ягъни тикшерү узмаган ит һәм ит продукциясе азык-төлек базарларына эләкми. Шунысын да искәртеп үтү мөһим: ветеринар экспертиза узу өчен авыл җирлегеннән белешмә (хуҗалык кенәгәсеннән өземтә) алу кирәк.
- Димәк, малны махсус урыннарда гына сугымга алып килү һәм яңа регламент таләп итүче шартларны үтәү бары тик крестьян-фермер хуҗалыклары белән авыл хуҗалыгы оешмаларына гына кагыла булып чыга?
- Әйе, дөрес аңлыйсыз. Әлеге хуҗалыкларда, оешмаларда асралучы терлекне бары махсус сугым пунктларында гына суярга рөхсәт ителә. Моннан кала, сугым вакытында районның ветеринар-экспертиза табибы сугымнан соң итне тикшерү һәм келәймәләүе өчен сугым пунктында булырга тиеш. Кыскасы, авыл кешесенә регламенттан, яңа таләпләргә яраклашудан куркып, хуҗалыгында мал башын бетеререгә кирәк түгел. Яңа таләпләр бары сәнәгатъ шартларында крестьян-фермер хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерелүче ит һәм ит продукциясенә генә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев