Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җирекле халкы су белән тәэмин итүне яхшыртуны, урам юлларын төзекләндерүне сорый

Иске Җирекледә авыл җыены үтте. Мәләкәстәге чарада була алмадык дип, Иске Җирекле халкы район җиткәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы белән очрашу оештыруны махсус сораган. Иске Җирекле - шәһәргә бик якын урнашкан, елдан-ел үсә торган җирле пункт. Ләкин, балалар саны артуга да карамастан, биредә әлегә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Дөрес,...

Иске Җирекледә авыл җыены үтте. Мәләкәстәге чарада була алмадык дип, Иске Җирекле халкы район җиткәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы белән очрашу оештыруны махсус сораган. Иске Җирекле - шәһәргә бик якын урнашкан, елдан-ел үсә торган җирле пункт. Ләкин, балалар саны артуга да карамастан, биредә әлегә мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Дөрес, бакча төзү буенча инде берничә ел сүз бара. Җыенга күпләп килгән яшь гаиләләргә район башлыгы Васил Хаҗиев бу эшне 2018 ел программасына кертергә телибез, дип аңлатты. 120 урынга исәпләнәчәк бу бакчага мәктәпнең башлангыч сыйныфын да урнаштыру күздә тотыла. Поселокта су белән тәэмин итү буенча проблемалар бар, диде җыелган халык. Бу җәһәттән, су челтәрен Кама су алу ноктасына тоташтыру карала. Инде проекты төзелгән, түләнгән. Эш барып чыкса, басым да, су күләме дә җитәрлек булырга тиеш. Шулай ук Иске Җирекледә яшәүчеләр поселок эчендәге аерым урамнарда юлларның төзексезлегеннән, урамнарны яктырту начар булудан зарландылар, тротуарлар, автобус тукталышлары куюны сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев