Иске Гәрдәле авылының үз җыры туды
Хәзер күп авыл-шәһәрләрнең үз җыры, үз көе, үз моңы бар. Быел безнең Иске Гәрдәленең дә үз җыры туды. «Гәрдәлем» дип аталган бу җырның сүзләрен 1974 елда мин иҗат иткән идем, Рубис Зарипов күптән түгел аңа көй язды. Җырны Фәнис Шакиров башкара. «Гәрдәлем» җырының язмасы «Күңел» радиосында саклана.
Авылыбыз талантларга бай, җирлегебездән дәрәҗәле кешеләр дә шактый чыккан. Шушы авылда туып-үскән укытучыларыбыз, табибларыбыз, эшмәкәрләребез бар. Полковник, хәрби табибыбыз Хәниф Гатин белән горурланабыз. Үзе талантлы җырчы да әле, «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында баручы «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып, беренче урынны алды. Татарстанның атказанган табибы, Яр Чаллыда үзенең дәвалау үзәген булдырган Миндияр Яхин һәм аның улы табиб, фәннәр кандидаты Марат Яхин да безнең Иске Гәрдәле егетләре. Әфганстан сугышында катнашып, «Кызыл Йолдыз» орденына лаек булган авылдашыбыз, очучыбыз Фоат Закиров исемен дә горурланып әйтәбез. Хәрби бурычын үтәргә китеп, Әфган җирендә гомере өзелгән Айрат Сабировның да якты истәлеге һәрберебезнең күңелендә.
Орден-медальләргә лаек булган сыер савучыларыбыз, механизаторларыбыз да күп. Районыбызны үстерүгә лаеклы өлешен керткән, хәзерге вакытта да эшен намус белән башкаручы Гомәр Хәйруллин - авылның бик хөрмәтле кешесе.
Авылыбызда Аллаһ йорты - мәчет эшли, дин әһелләре аны бер дә буш тотмый. Альберт Солтанов радио аша бөтен авылга яңгыратып азан әйтеп тора. Җырыбыз да авылыбызны яратып, шушы уңган, хөрмәткә лаек затларыбызны олылап язылды.
Казахстан далаларын, чирәм җирләрен үзләштерүдә катнашкан, бүген авыл имамы Әхмәтҗан ФӘРРАХОВ.
Гәрдәлем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев