Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының «Ирек» хуҗалыгында чәчүгә орлык әзерлиләр

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Игенчеләр язгы кыр эшләрендә, чәчүдә катнашачак бар төр техниканы барлый. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагы турында да онытмыйча, көндәлек эшләрне башкарып баралар. - Әлеге көндә тагылмалы техниканы төзәтеп бетердек инде, тракторларның ремонты белән мәшгульбез. Моннан кала, орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, орлык чистарту, аны...

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Игенчеләр язгы кыр эшләрендә, чәчүдә катнашачак бар төр техниканы барлый. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагы турында да онытмыйча, көндәлек эшләрне башкарып баралар.

- Әлеге көндә тагылмалы техниканы төзәтеп бетердек инде, тракторларның ремонты белән мәшгульбез. Моннан кала, орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, орлык чистарту, аны сатуга әзерләү буенча эш башкарабыз. Шөкер, заказларыбыз бар. Курган, Саратов өлкәсеннән, республикадан да орлык сорап киләләр, - ди «Ирек» хуҗалыгының баш хисапчысы Фәрит Хөсәенов.

Яңа елдан техникага кирәкле запас частьларның, ашлама, ягулык-майлау материалларына булган бәяләрнең артуын искә алганда, орлык бәяләре дә кыйммәтләнгән. Ләкин, Фәрит Хөсәенов әйтүенчә, әлеге арту әллә ни зур түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр