Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы почтальоннарны билгелиләр

"Татмедиа" мәгълүмат агентлыгы "Татарстан почтасы" белән берлектә 2014 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыруда иң яхшы эшләүче почтальонны билгеләүдә конкурс игълан итте. Бәйге 1 октябрьдән башланды, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста вакытлы матбугатка яздыручы һәр почта хезмәткәре катнаша ала. Нәтиҗә югарыда әйтелгән вакыт аралыгында никадәр басма мәгълүмат чарасы яздыруга карап...

"Татмедиа" мәгълүмат агентлыгы "Татарстан почтасы" белән берлектә 2014 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыруда иң яхшы эшләүче почтальонны билгеләүдә конкурс игълан итте. Бәйге 1 октябрьдән башланды, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста вакытлы матбугатка яздыручы һәр почта хезмәткәре катнаша ала. Нәтиҗә югарыда әйтелгән вакыт аралыгында никадәр басма мәгълүмат чарасы яздыруга карап ясала. Конкурс шартлары буенча, почта хезмәткәре 2013 елның беренче яртысына караганда газета-журналларга киләсе елга күбрәк яздырырга, почтальон эшләүче бүлектә "Татмедиа" ААҖ басмалары шулай ук 2013 елның беренче яртысы белән чагыштырганда артыграк булырга тиеш. Җиңүчеләр "Шәһәрнең иң яхшы почтальоны", "Кече шәһәрнең иң яхшы почтальоны" һәм "Авылның иң яхшы почтальоны" номинацияләрендә билгеләнә. Бәйгегә йомгак киләсе елның 15 февраленә кадәр ясала. Бүләкләр беренче өч урынга бирелә. Әйтергә кирәк, алар кызыктырырлык. Беренче урынны алучыларга бүләкне акчалата алу мөмкинлеге дә бирелә. Беренче урынга - 34483 сумлык (4483 сумы салым буларак тотыла), икенче - 28736 (3736 сум салым), өченче урынга 22989 сумлык бүләк каралган (2989 сум салым).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон

2
X