Илһам Шакиров туган авылда мәдәният йорты үрнәк булырга тиеш
Яңа Бүләк авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе мәдәният йортын, балалар бакчасын газ белән җылытуга күчерергә кирәклегенә аерым басым ясады, электр өчен бу кадәр акча түләп яту эш түгел, диде. «Гомумән, татар халкының бөек шәхесе Илһам Шакировның туган авылында мәдәният йорты аеруча яхшы булырга тиеш. Монда җырчының төбәкара фестивальләрен үткәрүне...
Яңа Бүләк авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе мәдәният йортын, балалар бакчасын газ белән җылытуга күчерергә кирәклегенә аерым басым ясады, электр өчен бу кадәр акча түләп яту эш түгел, диде. «Гомумән, татар халкының бөек шәхесе Илһам Шакировның туган авылында мәдәният йорты аеруча яхшы булырга тиеш. Монда җырчының төбәкара фестивальләрен үткәрүне традициягә кертергә кирәк. Шулай ук музейның бүгенге хәле дә мактанырлык түгел. Бу безне бизәми, әлеге юнәлештә эшлисе эшләр бик күп», - диде Фаил Камаев.
Байбүләктән Равил Төхвәтуллин авылда Интернет булмау мәсьләсен күтәрде. Җитәкчелек бу сорау буенча «Таттелеком» вәкилен чакырып сөйләшергә вәгъдә бирде. Әлеге ир-ат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпчелеген борчыган сорауны - ярминкәләр мәсьәләсен дә күтәрде. Яр Чаллыдагы «Төзүчеләр» стадионы янындагы мәйданчыкта кеше йөрми, товарны сата алмыйча кайтабыз, ярминкә элеккеге урынына - Сарман трактына кайтса яхшы булыр иде. Аннары, базарга алыпсатарларны кертмәсеннәр иде», - дип, үз тәкъдимен әйтте. Авылда су торбаларының, насосның, башняның бик иске булуын, ремонт кирәклеген дә искәртте ул.
Монда да пай өчен түләүләр буенча сораулар булды, агрофирма вәкиле Яңа Бүләктә дә тиздән җыелыш планлаштырылуын, кайчан узачагы хакындагы белдерүнең район газетасында басылачагын хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев