Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Идарә итүне югалткан

Юл-транспорт һәлакәтләренең бик күбесе машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламаулары аркасында килеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуларына да карамастан, юл йөрү кагыйдәләренең әлеге пунктын бозучылар саны кимеми. 12 февраль көнне кичен Уфа - Мәскәү трассасы буйлап хәрәкәт иткән "ВАЗ-2112" машинасын йөртүче дә куркынычсыз тизлекне сайлый алмавы аркасында якты дөнья белән...

Юл-транспорт һәлакәтләренең бик күбесе машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламаулары аркасында килеп чыга.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуларына да карамастан, юл йөрү кагыйдәләренең әлеге пунктын бозучылар саны кимеми. 12 февраль көнне кичен Уфа - Мәскәү трассасы буйлап хәрәкәт иткән "ВАЗ-2112" машинасын йөртүче дә куркынычсыз тизлекне сайлый алмавы аркасында якты дөнья белән хушлаша. 1981 елгы бу ир-ат идарә итүне югалтып, каршы як юнәлешкә чыга һәм "Скания Р340" автомобиле белән бәрелешә. Юл һәлакәтендә гаепле ир-ат, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы килеп җиткәнче, фаҗига урынында ук җан бирә, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы, полиция майоры Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йљрњ кагыйдђлђре