Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәм белән!

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, рух ныклыгы, сәламәтлек телим. Сез көндәлек намуслы хезмәтегез белән ил-дәүләтебезнең законлылык һәм хокук тәртибе принциплары сагында торасыз, ышаныч һәм тугрылык белән халыкка хезмәт итәсез. Сезнең һөнәр осталыгыгыз, төгәллек, Закон сүзен үткәрә-ишеттерә белүегез күпме кешеләргә үз хокукларын һәм...

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, рух ныклыгы, сәламәтлек телим.

Сез көндәлек намуслы хезмәтегез белән ил-дәүләтебезнең законлылык һәм хокук тәртибе принциплары сагында торасыз, ышаныч һәм тугрылык белән халыкка хезмәт итәсез. Сезнең һөнәр осталыгыгыз, төгәллек, Закон сүзен үткәрә-ишеттерә белүегез күпме кешеләргә үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга-хакларга ярдәм итә. Сезгә, прокуратура хезмәткәрләренә, югары компетентлылык, һөнәри тугрылык, тәвәккәллек хас. Нәкъ менә шушы сыйфатлар сезгә бүгенге катлаулы заманда дәүләтебезнең иминлеген-бердәмлеген тәэмин итүче ышанычлы гарант, таяныч булырга, җинаятьчелек һәм коррупция белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итә.

Хезмәтегез өчен барлык ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Йортларыгызга иминлек-бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет, шатлык телим. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Муниципаль район башлыгы
В. Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев