Яңалыклар
Хокук саклау органнары Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлгәнлеген белдерде
Төгәл нәтиҗә ясар өчен, Илфак Шиһаповның җәсәден суд-медицина экспертизасына җибәрделәр.
(Казан, 30 май, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген иртән татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булды. Аның кызы Зәринә дә, фатирында тикшерү эшләре алып барган полиция хезмәткәрләре дә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә аның үз...
Төгәл нәтиҗә ясар өчен, Илфак Шиһаповның җәсәден суд-медицина экспертизасына җибәрделәр.
(Казан, 30 май, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген иртән татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булды. Аның кызы Зәринә дә, фатирында тикшерү эшләре алып барган полиция хезмәткәрләре дә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә аның үз үлеме белән үлгәнлеге хакында белдерделәр.
Социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлмәве турында хәбәрләр барлыкка килде. Полиция хезмәткәрләре бу фаразны кире кага. Төгәл нәтиҗә ясар өчен аның җәсәден медецина экспертизасына җибәрделәр.
Илфак Шиһаповның вафатын беренче итеп аның кызы Зәринә ачыклый. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә иртәнге 9:00 ларда әтисе янына килгәнлеген әйтте. Кызының сүзенә караганда, әтисенең йөрәге тоткан.
Мәрхүмне туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләячәкләр. Илфак Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 31 майда 9.30 сәгатьтә, аның соңгы эш урыны - "Шәһри Казан" редакциясендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев