Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итеп була

Хәрби хезмәткә чакырылуда гражданнарга хокукларын якларга ярдәм итү максатыннан, ТР Кеше хокукларын яклау аппараты ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә 22 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр халык өчен "кайнар линия" оештыра. Бу чорда аппаратның квалификацияле белгечләре күпсанлы сорауларга җавап бирәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителү, медицина тикшерүе...

Хәрби хезмәткә чакырылуда гражданнарга хокукларын якларга ярдәм итү максатыннан, ТР Кеше хокукларын яклау аппараты ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә 22 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр халык өчен "кайнар линия" оештыра. Бу чорда аппаратның квалификацияле белгечләре күпсанлы сорауларга җавап бирәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителү, медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча яисә башка сәбәп белән аны кичектереп тору яки армия хезмәтенә кагылышлы башка сорауларыгыз туганда, чакыру комиссияләре эшчәнлегеннән, ул чыгарган карарлардан канәгать булмасагыз, хәрби комиссариат хезмәткәрләре тарафыннан кылынган законсыз гамәлләр белән очрашсагыз, эш көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-40-51, 8 (843) 236-40-62 телефоннарына шалтырата аласыз, дип хәбәр итә аппаратның мәгълүмат-аналитика бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев