Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хайваннарны да талпаннан саклыйк

Талпаннардан кешеләр генә түгел, хайваннар да зыян күрә. Бөҗәкләр аларның тиресенә урманда гына түгел, ихатада да кадалырга мөмкин. Хайваннарның тәнен һәрвакыт карап торырга кирәк. Чөнки тирегә ябышкан бөҗәк анда тагын да үсә һәм зыянны ныграк сала. Талпанны тиредән тартып алырга ярамый, чөнки аның башы өзелеп калып, хайванның организмына зыянны тагын...

Талпаннардан кешеләр генә түгел, хайваннар да зыян күрә. Бөҗәкләр аларның тиресенә урманда гына түгел, ихатада да кадалырга мөмкин. Хайваннарның тәнен һәрвакыт карап торырга кирәк. Чөнки тирегә ябышкан бөҗәк анда тагын да үсә һәм зыянны ныграк сала. Талпанны тиредән тартып алырга ярамый, чөнки аның башы өзелеп калып, хайванның организмына зыянны тагын да өстәргә мөмкин. Талпанны тиредән май сылап яки бензин, спирт тамызып чыгарырга кирәк. Бөҗәк кадалган урынга соңыннан йод яки зеленка сөртеп кую мөһим. Әгәр хайванның температурасы күтәрелүен, аппетиты бетүен, хәлсезлеген, ябыгуын, сидегеннән кан килүен һәм башка шундый симптомнарны күрмәсәгез, ветеринария табибына мөрәҗәгать итмәсәгез дә була.

Йортыгыздагы кече дусларыгызны тирегә кадалучы паразитлардан саклау өчен инсектицидлы муенчаклар, спрей кебек препаратлар кулланырга мөмкин. Алар теләсә кайсы ветеринария аптекасында сатыла.

Шуны истән чыгармагыз: талпанны перчатка киеп кенә тартып чыгарыгыз. Бу вакытта су эчү, ашау һәм тәмәке тарту катгый тыела. Эш тәмамлангач, мәҗбүри рәвештә, кулны яхшылап юарга, авызны чайкатырга кирәк, дип кисәтәләр ТР буенча Россельхознадзор идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев