Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гидротехник корылмалар ремонт көтә

Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә «Татмелиоводхоз» идарәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Максим Дмитриев райондагы гидротехник корылмаларны төзекләндерүнең торышы турында сөйләде. 

– Тукай районында барлыгы 41 гидротехник корылма бар. Соңгы елларда шуларның 35ендә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Быел исә «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгының Иске Җирекле авылы янындагы сугару участогы төзекләндерелде.  
 Бүгенге көндә тагын 6 гидротехник корылма капиталь ремонт көтә. Икесенең –Мазино авылы белән Яңа поселогындагы объектларның проект-смета документлары, уңай экспертиза нәтиҗәсе бар. Әлеге ике гидротехник корылма 2022 елда Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы линиясе буенча капиталь ремонт планына керергә тиеш. Калган дүрт гидротехник корылманы (Мәләкәс, Никашновка,Теләнче Тамак авылларында, Комсомолец поселогында) капиталь төзекләндерү планына кертү өчен проект-смета документларын әзерләргә кирәк. Шулай ук көннәр суытып, кышкы чорга кергәнче язгы ташуны яхшы кичерер өчен барлык гидротехник корылмалардагы суны гомуми күләменнән 30 процентка киметүне кайгыртырга кирәк, – диде чыгышында Максим Дмитриев.

 / Фото  «Татмелиоводхоз» идарәсенең Тукай районы бүлегеннән алынды.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев