Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гессерлар гаиләсе медальгә лаек булды

Район үзәк больницасының табиб-гинекологы, баш табиб урынбасары Наилә Гессер һәм 5нче шәһәр больницасының реанимация бүлеге мөдире Виктор Гессер гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар. Аларга әлеге дәрәҗәле бүләкне Гаилә көнендә - Яр Чаллы Сабан туенда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды....

Район үзәк больницасының табиб-гинекологы, баш табиб урынбасары Наилә Гессер һәм 5нче шәһәр больницасының реанимация бүлеге мөдире Виктор Гессер гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар. Аларга әлеге дәрәҗәле бүләкне Гаилә көнендә - Яр Чаллы Сабан туенда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Гессерлар икесе дә медицинада 38әр ел хезмәт итәләр, икесе дә «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә ия. Гаилә стажлары 42 ел. Наилә Камиловна һәм Виктор Устиновичның кызлары да табиблар, аларның берсе Казанда, берсе Мәскәүдә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли.

Фото Яр Чаллы шәһәренең гражданлык хәлләрне теркәү идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев