Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Геройлар янәшәдә

Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин хәзерге вакытта Мусабай-Завод җирлегенә караган Кызыл Байрак авылында яши. Яныбызда герой яшәве белән без чиксез горурланабыз. Ватан Геройлары көне уңаеннан без укучылар белән һәр елны аларга барып, бәйрәм белән котлап, җырлар, курай моңнары бүләк итеп кайта идек. Ә быел геройны мәктәпкә чакырдык. 

Нигъмәтулла абый хезмәт юлының күп кенә елларын КАМАЗ заводына багышлаган, 100 кешелек бригада белән җитәкчелек иткән. Аларның бригадасы бишьеллык планны дүрт елга якын вакытта үти һәм Нигъмәтулла Абдуллин 44 яшендә Соиалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ленин ордены һәм «Урак һәм чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә.
Лаеклы ялга чыккач та әле ул эшләвен дәвам итә, Мусабай-Завод авылында Муса Җәлил исемендәге колхозда прораб булып хезмәт куя. 
Героебыз үзе хәзерге Тукай районы Казаклар авылында сигез балалы гаиләдә туган, бик яшьли әнисе үлеп, ятим калгач, әтисе белән генә тәрбияләнгән.
Очрашуда балалар авылыбыз герое белән бик теләп аралаштылар, күпләгән сораулар бирделәр. Курайчы егетебез Айдар Хөсәенов үзенең моңлы көйләрен бүләк итте. Нигъмәтулла абый КАМАЗның 50 еллык тарихын үз эченә алган истәлекле китапларын мәктәп китапханәсенә бүләк итте.

Резидә ГӘРӘЕВА.
Мусабай-Завод авылы. 

Фото Резидә Гәрәевадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X