Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәннур Сафин исемендәге иҗади бәйгедән читтә калмагыз!

Укучы балалар арасында якташыбыз, күренекле шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге иҗади бәйге үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Чара район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән уздырыла.

Үткән елларда әлеге бәйге зур бәйрәм итеп оештырылып, һәркемдә бик матур, җылы тәэсирләр калдырды. Мәктәп укучылары бәйгедә актив катнашты, төрле номинацияләрдә җиңеп, истәлекле бүләкләр алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан һәм Чаллы язучылары тапшырды.

Быел да әлеге мәртәбәле иҗат бәйгесенә старт бирелде. Район хакимияте, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район мәгариф идарәсе Фәннур Сафин исемендәге әдәби конкурсны игълан итте. Бәйгенең максатлары – балаларның иҗади көчен гамәлгә ашыруда ярдәм итү, үсмерләрдә әдәби иҗат тәҗрибәсе булдыру, нәфис әдәбиятка кызыксыну уяту, кече ватанга, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Ә инде бәйгенең бурычларына килсәк, яңа, яшь талантларны ачу, нәфис уку сәнгатен үстерү, үсеп килүче буынның тормыш фәлсәфәсен күрсәтү, бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләрдән җыентык ясап, китап итеп бастырып чыгару. Киләчәктә, бәлкем, районыбыздан Фәннур Сафин кебек әдипләр дә үсеп чыгар.

Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Тукай районының 45 еллыгы темаларын үз эченә ала. Номинацияләр узган еллардагы кебек. Әйтик, «Әкият» номинациясендә 11 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Шулай ук хикәя, шигырь һәм башка әдәби жанрларда да иҗат эшләре кабул ителә. Әдәби әсәрләрнең татар яки рус телләрендә булуы шарт. Шуны да әйтергә кирәк, балаларның иҗат җимешләре моңарчы беркайда да басылмаган булырга тиеш. Чит автордан урланган, күп хаталар белән язылган, әдәпсез сүзләр, җөмләләр булган, сәяси яки дини пропаганда кергән һәм милли яки раса буенча мыскыллау булган әдәби әсәрләр бәйгегә кабул ителми.

Әдәби бәйгегә эшләрне  t_cbs@mail.ru  яки tukaev-umo@yandex.ru  электрон адресына җибәрергә кирәк. Балаларның иҗат эшләре 2021 елның 29 октябренә кадәр кабул ителә.

Реклама

Бәйгенең бөтен нечкәлекләре язылган полжениене район үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан яки район мәгариф идарәсеннән килеп яки соратып алырга була.

Белешмә өчен телефоннар: (8552) 70-41-80, 70-35-06. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә. Әле алай гына да түгел, спонсорлардан да махсус призлар да булачак. Бүләкләү тантанасына зур кунаклар, язучыларыбыз киләчәк.

Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, мөгаллимнәр! Фәннур Сафин исемендәге әдәби бәйге районыбызның рухи байлыгын арттыручы зур вакыйга, шуңа күрә аннан читтә калмагыз, катнашыгыз!

 / Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X