Якты юл
  • Рус Тат
  • Әҗмәкәйдә ел саен игезәкләр туа

    Туу һәм үлү күрсәткечләре халыкның яшәешен, көнкүрешен билгеләүче, шул исәптән социаль-икътисади прогноз һәм социаль-сәясәт юнәлешләрен билгеләү өчен мөһим нигез булып тора. Бу җәһәттән районда хәлләр ничек?

    Кими барабыз бит...

    Быел 285 бала туды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 64 балага ким бу. Республика буенча алганда да шундый ук хәл: туучылар саны 317 кешегә кимегән, үлүчеләр 548гә арткан. Бала туу, кимүнең сәбәпләре күптөрле. Мисал өчен, 1992-1999 елларда бала туу кисәк кимегән иде. Ул хәлне әле «демографик упкын» дип тә йөрттеләр. Аның хикмәтен исә бүген күрәбез. Балалар еллар үтү белән үзләре әти-әнигә әвереләләр. Шуңа күрә 2016-2025 елларда, әгәр инде ашыгыч, тәэсирле чаралар күрелмәсә, туучылар саны кискен кимиячәк. Дөрес, дәүләт бу нәүбәттән бүген дә тәэсирле чаралар күрә. Яшь гаиләләр өчен төрле программалар, 2005 елда гамәлгә кергән ана (гаилә) капиталы сизелерлек нәтиҗәләр бирә - соңгы елларда икенче, аннан соңгы балалар туу очраклары артты бераз. 2015 ел йомгаклары буенча, әйтик, районда туучыларның 41 проценты - беренче, ә 59 проценты икенче һәм аннан ары туган балалар. «Татарстан» совхоз поселыгында яшәүче 33 яшьлек Марина былтыр 8нче баласын тапты. Кнәз, Әҗмәкәй, Круглое поле, Мәләкәс, Түбән Суыксу авыл җирлекләре туучылар саны буенча алдынгы урында.

    Узган еллардагыдан аермалы буларак, малайларга караганда кызлар күбрәк туа. Бу кызларның беренче «җиңүе». Югыйсә, һәрчак малайлар күбрәк туа иде. Игезәкләр туу ата-ана өчен зур куаныч та, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр дә. Яңа поселогында әле күптән түгел генә игезәк балалар туды. Баксаң, Әҗмәкәйдә ел саен игезәкләр дөньяга килә икән.

    Әтисез балаларның күңеле яралы була

    Кызганычка каршы, һәр бишенче бала (!) тулы булмаган гаиләдә туа. Ә бит ата назын, кайгыртучанлыгын күрми үскән бала кояш күрми үскән гөл кебек. Аз гына җил дә аңа кагылырга тора, күңеле китек була аның, шуңа бик тиз яралана. Алты яшьтә дә, унҗидедә дә балага ата назы, киңәше кирәк. Җиргә нык басып йөрү, үзеңне чын шәхес итеп тою өчен, дус-ишләреңнең күзенә туры карау - барысы-барысы өчен дә кирәк ул әти. Үзең үсеп, гаиләңне корганда да тулы гаилә үрнәге, аның учак җылысы кирәк. Ни өчен яшьләр, ахырын уйлап бетермичә, ашык-пошык гаилә кора, ирсез бала табуның ояты ник бетте? Бу сорауларга җавап табу, мондый хәлләргә юл куймау өчен безгә мәгариф, яшьләр бүлеге, сәламәтлек саклау органнары белән бергәләп, яшьләрдә гаилә коруга, никахка аңлы караш тәрбияләү, мәсьәләне төптән уйлап хәл кылуга өйрәтү буенча ныклы эш алып барырга кирәк. Бер елда 63 яшь ана ирсез бала тапкан, ягъни 63 сабый әтисез гаиләдә дөньяга килгән.

    Ирләр нигә озак яшәми?

    Ирләр күбрәк үлә һәм бу күрсәткеч елдан-ел яшәрә бара. Быел үлгән 12 ир-ат, бер хатын-кызның 40 яше дә тулмаган иде. 59 ир-ат, 9 хатын-кыз пенсия яшенә дә җитә алмады. Кызганычка каршы, балалар үлү очраклары да бар. Дүрт ир бала 20 яшькә җиткәнче вафат булды. 2015 елның 1 августына без 362 үлү турында акт теркәдек. Бу 2014 елдагыдан 58гә артык.

    Үлем-китемнең сәбәпләре нәрсәдә? Беренче урында - йөрәк-кан тамырлары авырулары. Икенче сәбәп - ирләрдә онкология авырулары, хатын-кызларда исә икенче сәбәп - картлык. Ирләрнең фаҗигале үлүләре арта.

    Берәүләр өйләнешә, икенчеләр аерылыша

    Агымдагы елда 79 пар өйләнеште, былтыргыдан 11 парга ким бу. Республика буенча алганда да өйләнешүчеләр саны кими. Бу баштарак телгә алган 90нчы еллардагы «демографик упкын» бәласе дә. Аннары авылларда буйдак егетләр кызларга караганда күбрәк. Чөнки буй җиткергән кызлар эш эзләп шәһәргә китү җаен карый. Ә егетләр техника иярли, иген үстерә.

    79 пар өйләнешсә, 61 пар аерылышты. Бигрәк тә яшь гаиләләр тиз таркала. Ике пар, мәсәлән, бер ел да тормыйча аерылышты. 48 пар - судлашып, 12 пар үзара килешенеп аерылышты.

    Гаилә ул - нәни дәүләт, аның ныклыгын ничек сакларга?

    Гаиләләр таркалуның сәбәпләре күптөрле. Үрнәк гаилә өлгесе булмау, өй тәрбиясе җитмәү, җәмгыятьтәге әхлакый «чоңгыл»лар - барысы да тискәре йогынты ясый. Без, үз чиратыбызда, аерылышуларны киметү ягында. Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау буенча төрле чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, Халыкара гаилә көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Әниләр көне һәм башка чаралар уздырыла. Иңгә-иң куеп, озын гомер юлы узган парларга тантаналы шартларда «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырабыз. Күп авыл җирлекләрендә педагоглар, психологлар, үзәк больница белгечләре белән «Әни киңәшләре» дигән түгәрәк өстәл һәм башка шундый тематик чаралар уздырабыз. Барлык бу гамәлләрнең максаты - гаилә дәрәҗәсен күтәрү, гаилә традицияләрен ныгыту, гаилә һәм никах мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, яшь буынга уңай гаилә тәҗрибәсен бирү.

    Н. Туганов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: