Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәй авыл җирлегенә кергән һәр авылда Нәүрүз бәйрәме үтте

24 март көнне без - мәдәният хезмәткәрләре, төрле милләт киемнәренә киенеп, элеккечә, матур итеп бизәлгән атларга утырып, бәйрәм үткәрү өчен кибетләр буйлап ярма, май, сөт һәм балаларга бирү өчен татлы ризыклар җыйдык. Атта безне Рафиc абый Ризванов йөртте. Матди ярдәмне «Дуслык», «Лариса», «Җиләк», «Зифа» кибетләре, авыл җирлеге күрсәтте. 25 мартта...

24 март көнне без - мәдәният хезмәткәрләре, төрле милләт киемнәренә киенеп, элеккечә, матур итеп бизәлгән атларга утырып, бәйрәм үткәрү өчен кибетләр буйлап ярма, май, сөт һәм балаларга бирү өчен татлы ризыклар җыйдык. Атта безне Рафиc абый Ризванов йөртте. Матди ярдәмне «Дуслык», «Лариса», «Җиләк», «Зифа» кибетләре, авыл җирлеге күрсәтте.

25 мартта Яңа поселогында авылдашларга сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Анда мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә китапханәчеләр, мәктәп укучылары да катнашты. Балалар әкият геройлары булып уйнадылар, Сарайлы авылы клубы мөдире Гөлия Сәлимова - Убырлы карчык ролен, Яңа поселогы китапханәчесе Ландыш Шәрәпова - Нәүрүзбикәне, Иске Гәрдәле клубы мөдире Гүзәлия Попова Кояш ролен башкарды. Әҗмәкәй авыл клубы мөдире Зөлфия Шакирҗанова тамашаны бик матур итеп алып барды.

Бәйрәмгә килгән бар халык телеңне йотарлык тәмле ботка белән сыйланды, кабарып пешкән коймак белән чәй эчтеләр. Коймакны Галия апа Зарипова пешерде. Аннары ел буе җыелган начарлыкларны бетерү өчен карачкы яндырдык.

27 мартта Әҗмәкәй, Яңа Сарайлы, Иске Гәрдәледә бәйрәм шулай матур итеп, зурлап уздырылды, дип хәбәр итә Яңа поселогы мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Әхсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз бәйрәме