«Эссен Продакшн»да да булдылар, Түбән Суыксудагы яңа хоккей кортын да карадылар
Кичә район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре Яр Чаллының Сидоровка поселогында урнашкан «Эссен Продакшн» җәмгыятендә булып, анда кондитер эшләнмәләре җитештерү эшен күреп кайттылар. Бу чара мәгариф хезмәткәрләрен сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштыру, мәгълүматны балаларга җиткереп, һөнәр сайлауда аларга юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Әлеге эчтәлекле һәм кызыклы...
Кичә район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре Яр Чаллының Сидоровка поселогында урнашкан «Эссен Продакшн» җәмгыятендә булып, анда кондитер эшләнмәләре җитештерү эшен күреп кайттылар. Бу чара мәгариф хезмәткәрләрен сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштыру, мәгълүматны балаларга җиткереп, һөнәр сайлауда аларга юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Әлеге эчтәлекле һәм кызыклы экскурсиядән соң район педагоглары Түбән Суыксу авылының яңа хоккей кортын карадылар. Бозда спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен биредә барлык шартлар тудырылган, быел ун данә яңа хоккей формалары кайтарылган. Соңыннан укытучылар һәм тәрбиячеләр район башлыгы Васил Хаҗиев катнашында үткән еллык йомгаклау җыелышында булдылар. Киләсе елга эш планнарын билгеләгәндә тәрбия мәсьәләсендә эшне тагын да көчәйтүне, әти-әниләр белән эшне активлаштыруны беренче чиратка куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев