Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый

"Бүген шәхси-хуҗалык һәм фермерларның 50-60 проценты "Меркурий" системасы белән эшләргә әзер", - ди Булат Нуриәхмәтов. Татарстан җитештерүчеләре, барлык Россия төбәкләре белән бергә, 1 июльдән соң барлык терлекчелек продукциясен электрон сертификат белән генә озатырга тиеш. Татарстан эшмәкәрләре "Меркурий" системасы белән яхшы таныш. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Казан ветеринария...

"Бүген шәхси-хуҗалык һәм фермерларның 50-60 проценты "Меркурий" системасы белән эшләргә әзер", - ди Булат Нуриәхмәтов.

Татарстан җитештерүчеләре, барлык Россия төбәкләре белән бергә, 1 июльдән соң барлык терлекчелек продукциясен электрон сертификат белән генә озатырга тиеш. Татарстан эшмәкәрләре "Меркурий" системасы белән яхшы таныш. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Казан ветеринария бреләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов әйтте.

"Татарстан җитештерүчеләре продукцияне электрон сертификат белән озатуга 80-90 процент әзер. Ә шәхси хуҗалык һәм фермерларның 50-60 проценты инде "Меркурий" системасы белән эшли. 1 июльдән продукцияне кәгазь документ белән озату тыела. Шуңа күрә барлык товар җитешештерүче-эшмәкәрләр сатыласы продукциягә белешмәне "Меркурий" системасында электрон тутырырга тиеш була", - диде мал табибы.

Булат Нуриәхмәтов сүзләренчә, шәхси эшмәкәр документны үзе тутырмаган очракта, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә ала.

"Компьютер белән азмы-күпме таныш булган җитештерүчеләр, документны үзләре тутырырга әзер. Әмма авылдагы шәхси эшмәкәрләрнең күпчелеге өлкән яшьтә. Алар, билгеле, компьютерга утырып, электрон ветеринария сертификаты тутырып җибәрә алмый. Бу очракта алар район ветеринария идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Электрон документы булмаса, продукция сатуга чыгарыла алмый", - диде Казан ветеринария бреләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" алдарак Татарстанда бер айга 1млн 300 мең электрон продукция документы әзерләнә дип тә язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев