Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экология дәресләре үткәрелә

12 май - Россия Федерациясендә һәм Берләшкән милләтләр оешмасы илләрендә Экология көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан районда күптөрле чаралар үтте. Әйтик, Яңа Бүләк урта мәктәбенең VII-IX сыйныф укучылары, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә, чыршы үсентеләре утырткан. «Агач утырт» акциясендә шулай ук Шилнәбаш мәктәбе укучылары да катнашкан. Түбән Суыксу...

12 май - Россия Федерациясендә һәм Берләшкән милләтләр оешмасы илләрендә Экология көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан районда күптөрле чаралар үтте. Әйтик, Яңа Бүләк урта мәктәбенең VII-IX сыйныф укучылары, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә, чыршы үсентеләре утырткан. «Агач утырт» акциясендә шулай ук Шилнәбаш мәктәбе укучылары да катнашкан. Түбән Суыксу урта мәктәбендә исә «Бердәм экология дәресе» үткән. Бу хакта редакциягә Түбән Суыксу урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зилә Низамова хәбәр итте. Бөтен классларда да сыйныф җитәкчеләре экологиягә багышланган дәресләр үткәргәннәр. Аннары география һәм биология укытучысы Гөлсинә Фәзуллина башлангычы белән укучылар мәктәп яны территориясен җыештырганнар, укытучылар әйләнә-тирә мохитебез турында балаларга презентацияләр дә күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев