Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экологик җыем аркасында нинди тауарлар кыйммәтләнә?

Узган елның декабрь аенда кабул ителгән "Җитештерү һәм куллану турында"гы канунга таянып, экологик утилизацион җыем тотып калыначак аерым категория тауарлар билгеле булды. Экологик җыем тауарның үзкыйммәтенә бәйле рәвештә 1,5-4,5 % күләмендә салыначак. Димәк, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр шул категориягә кергән тауарларына бәяне дә арттырачак дигән сүз. Россия Хөкүмәте карары буенча...

Узган елның декабрь аенда кабул ителгән "Җитештерү һәм куллану турында"гы канунга таянып, экологик утилизацион җыем тотып калыначак аерым категория тауарлар билгеле булды. Экологик җыем тауарның үзкыйммәтенә бәйле рәвештә 1,5-4,5 % күләмендә салыначак.
Димәк, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр шул категориягә кергән тауарларына бәяне дә арттырачак дигән сүз. Россия Хөкүмәте карары буенча 4,5 % күләмендәге иң күп экологик җыем ставкасы компьютер, кәрәзле телефон, фото һәм видеоаппаратура һәм башка электр җиһазларына салыначак.
Электр җиһазларыннан тыш экологик җыем тагын 7 категория тауарларга салыначак. Алар - "Кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр", "Резин һәм пластмасса эшләнмәләр", Металл булмаган минерал продуктлар", "Нефть майлары", "Төп металлар", "Җиһаз һәм машинадан кала, әзер металл эшләнмәләр", "Агач һәм җиһаздан кала башка агач эшләнмәләр". Алар белән тәэмин итүчеләрнең барысына да 1,5 % экологик җыем салына.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев