Якты юл
  • Рус Тат
  • Дөрес урыннан борылмаганын сизгәннәр

    Чаллыда машинасы белән каршы юнәлештәге борылышка кергән ир-атны административ штрафка тартканнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге кагыйдә бозуны социаль челтәрләрдәге видео аша белгәннәр.

    Автомобиль маркасына һәм номерларына карап ир-атның кем икәнлеген ачыклаганнар. 31 яшьлек чаллылы авыру туганым янына ашыккан идем дигән.
    Шәһәрдә кагыйдә бозуның бу төре еш күзгә чалына. Шуңа күрә дә сак булыгыз, сезне дә видеога төшереп, социаль челтәргә куймасыннар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: