Тарихны бергәләп барлыйк!
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Якты юл» («Светлый путь») газетасы район архив бүлеге белән берлектә «Тарихны бергәләп барлыйк!» дигән яңа рубрика ача. Архив бүлегендә безнең район тарихын чагылдырган фотолар саклана. Кызганычка каршы, аларга берни дә язылмаган. Шуңа күрә анда нинди вакыйга һәм кемнәр сурәтләнгәнен белеп булмый.