Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәүлегенә 35 литр сөт савыла

«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында нәселле терлек саны артты – анда быел икенче мәртәбә Венгриядән голштино-фриз токымлы 66 буаз тана кайтардылар. Хәзер хуҗалыкта шундый 126 баш савым сыер һәм тана бар. Ел дәвамында исә Бакчасарайда нәселле сыерларның баш санын 200гә җиткерергә планлаштыралар.

Бүген буаз таналарны аерым корпуска урнаштырганнар. Июль ахырына кадәр таналар карантинда торачак. Бу вирус йоктырудан саклану өчен шулай эшләнә. 
Терлек баланслы азык белән генә туклана. Әлеге азыкны әзерләр өчен барлык компонетлар да хуҗалыкның үзендә җитештерелә. Гомумән, хуҗалыкта чәчүлек җирләр 2500 гектар мәйданны били. Быел мәйданнарны тагын да арттыру планлаштырыла. Ташландык җирләрне эшкәртү сәясәте кысаларында, Иштирәк авылы янәшәсендәге 800 гектар җир көздән чәчеләчәк. Техника да җитәрлек. Паркта биш «К-700» тракторы, алты чәчү комплексы, 3 комбайн исәпләнә. Тагын ике «Полесье» комбайны кайту көтелә.
Билгеле булганча, гыйнвар аенда беренче төркем – 60 баш буаз тана Венгриядән кайтарылган иде. Сыерлар биредәге мохиткә ияләшеп беткәннәр дияргә була. Тораклары иркен, якты, чиста. Маллар иректә йөри. Үзләре теләгән вакытта утарга чыгалар. Алларында һәрдаим җылы су тора.
Бүген шул 60 баш тананың 26сы бозаулаган. Калганнары сентябрь аена кадәр бозаулап бетәргә тиеш. Бүген хуҗалыкта 26 нәселле бозау исәпләнә, араларында игезәкләр дә бар. Иң кызыгы шунда, барлык бозаулар – таналар. Белгечләр сүзләренчә, ясалма орлыкландыру дөньяга тана гына китерү мөмкинлеге бирә икән. Бозаулар үзләре ап-ак төстә, чиста, көр. 
Югары продуктлы сыерлар хисабына савылган сөт күләме дә арткан. Билгеле булганча, голштино-фриз токымлы сыерлар елына 10 мең килограмм продукция бирергә сәләтле. Бүген хуҗалыкта 25 сыер савыла. Аның һәрберсе көненә 30-35 литр сөт бирә. Тулаем алганда, бер тәүлек эчендә 500 литр сөт савыла. «Калган сыерлар бозаулагач, бу күрсәткеч тагын да артыр дип көтелә», – ди хуҗалыкның коммерция директоры Нәкыйп Зиннәтуллин.
Җитештерү күрсәткечләре арткан саен җитештерү мәйданын да киңәйтү ихтыяҗы туа. Шуны күздә тотып, фермер хуҗалыгында 1 августка кадәр 500 башка исәпләнгән саву залы да файдалануга тапшырылачак. Ул Италиядән кайтарылган заманча техника белән җиһазландырылачак. Залда бер үк вакытта 20 сыер савылачак дип ниятләнә. Бүген саву залы төзеләсе урында фундамент салынган, канализация системасы эшләнгән. Эшчеләр матчалар урнаштыру белән мәшгуль.
Баш саны көннән-көн арта барган терлек өчен дә ике торак төзеләчәк. 1200 башка исәпләнгән торакларны октябрь азагына кадәр сафка бастыру максаты тора. Хуҗалык белән идарә итүче Махмурахман Миңнехуҗин сүзләренчә, зур төзелеш эшләренә 16 миллион сум күләмдә инвестицияләр юнәлтелгән. Яңа торакларда терлек бәйсез рәвештә асралачак, теләсә ачык һавага да чыгу мөмкинлеге булачак. Маллар астына калын итеп салам түшәлә, карда өсте каплаулы булачак. 
«Миңнехуҗин» крестьян-
фермер хуҗалыгы алга таба нәселле терлек үрчетүче хуҗалыкка әйләнергә ниятли. Сөтне эшкәртеп сатуда, ягъни җитештерүдә тулы цикл куллану күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев