Тарихны бергәләп барлыйк!
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Якты юл» («Светлый путь») газетасы район архив бүлеге белән берлектә «Тарихны бергәләп барлыйк!» дигән яңа рубрика ача. Архив бүлегендә безнең район тарихын чагылдырган фотолар саклана. Кызганычка каршы, аларга берни дә язылмаган. Шуңа күрә анда нинди вакыйга һәм кемнәр сурәтләнгәнен белеп булмый.
Хөрмәтле газета укучылар! Бәлки нәкъ менә сез бу фоторәсемдә нинди вакыйга тасвирланганын, аларда кемнәр икәнен әйтеп бирә алырсыз. Моңа өстәп, бәлки башка мәгълүматларыгыз да булыр. Фотоларны игътибар белән карагыз, аларны өлкән туганнарыгызга, танышларыгызга, авыл аксакалларына күрсәтегез. Әгәр сурәтләрдә кемне дә булса танысагыз, безгә хәбәр итегез.
Мәгълүматны газетаның рәсми сайтында комментарийлар рәвешендә калдырырга яки yakti.ul76@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Шулай ук 70-10-96 номеры буенча архив бүлегенә дә шалтыратырга була.
Мәгълүмат җыюда ярдәм итүчеләргә без олы рәхмәтле булырбыз. Әйдәгез, район тарихын бергәләп барлыйк!
1982 елның 22 декабрендә «Весенний» совхозында төшерелгән фото. Кемнәр сурәтләнгән?
Мөгаен, әлеге фото ниндидер җыелышта ясалгандыр.
Сурәт кайсы елны төшерелгән? Кадрга кемнәр кергән?
Фотода нинди биналар сурәтләнгән? Төшерү урыны һәм вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев