Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринарлар киңәшмәсе

11 июль көнне «Энергетик» мәдәният йортында «Меркурий» федераль дәүләт системасында ветеринария-санитария документларын рәсмиләштерү буенча зона киңәшмәсе узды.

Биредә ТР буенча ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты. Чарага Яр Чаллы, Түбән Кама шәhәрләреннән, Тукай, Менделеевск, Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Мамадыш районнарыннан «Меркурий» системасы программистлары hәм ветеринар табиблар килде. Киңәшмәдә барлыгы 120 кеше катнашты.
Киңәшмәдә хуҗалык итүче субъектлар реестрын алып бару, терлекчелек продукциясе әйләнеше белән шөгыльләнүче хуҗалык субъектлары белән эшне оештыру, шулай ук хайваннарны, кошларны йөртү һәм терлекчелек продукциясен ташу кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев