Индонезиянең Ява утравында дөньядагы иң өлкән кеше - 146 яшьлек Сапармен Содименджо үлгән. Таныклыгында язылганча, бабай 1870 елның 31 декабрендә туган. Ул гомере буе тәмәке тарткан, ләкин үзе озак яшәвенең серен мәхәббәттә дип аңлаткан. Үз гомерендә ул дүрт мәртәбә өйләнгән (хатыны үлгән саен). Аның үзеннән кечкенә ун энесе һәм сеңелләре...
Индонезиянең Ява утравында дөньядагы иң өлкән кеше - 146 яшьлек Сапармен Содименджо үлгән. Таныклыгында язылганча, бабай 1870 елның 31 декабрендә туган. Ул гомере буе тәмәке тарткан, ләкин үзе озак яшәвенең серен мәхәббәттә дип аңлаткан. Үз гомерендә ул дүрт мәртәбә өйләнгән (хатыны үлгән саен). Аның үзеннән кечкенә ун энесе һәм сеңелләре инде әллә кайчан үлеп беткән, шулай ук алты баласы да гүр ияләре булганнар. Картны соңгы юлга инде үзләре дә бабайга әйләнгән оныклары озаткан.
Нет комментариев