Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт ярдәме табибларга гына

Мәҗбүри медицина иминияте фонды авылда эшләргә теләгән яшь табибларга 1 млн сум акча бирергә вәгъдә итте. Татарстан Хөкүмәте, бу акчага өстәп, тагын 100 мең сум күләмендә субсидия бирәчәген белдерде. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итүенчә, бездә әлегә ике кеше авылга эшкә барырга теләк белдергән. Аның берсе Яр...

Мәҗбүри медицина иминияте фонды авылда эшләргә теләгән яшь табибларга 1 млн сум акча бирергә вәгъдә итте. Татарстан Хөкүмәте, бу акчага өстәп, тагын 100 мең сум күләмендә субсидия бирәчәген белдерде.

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итүенчә, бездә әлегә ике кеше авылга эшкә барырга теләк белдергән. Аның берсе Яр Чаллыдан, берсе Зәй шәһәреннән Тукай районына күчәргә исәпли. Яшь белгечләрне Бәтке дәвалау амбулаториясенә һәм Күзкәй участок дәваханәсенә җибәрү планлаштырыла. Киң профильле белгеч - гомумпрактика табибы тагын Теләнче Тамак участок дәваханәсенә дә кирәк, ди Галим Габбасович.

Редакциягә шалтыратып, шәфкать туташларына да дәүләттән ярдәм булмыймы дип сораучылар булды. Үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов белдерүенчә, бу уңайдан әлегә бернинди рәсми документлар да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиблар субсидия